Рекламный баннер 728x90px center-top

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

09:12 24.04.2026 16+
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы...

Арча 1 нче балалар бакчасында ел саен район күләмендә  үткәрелеп килүче "Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булып узды.

Бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган иде. Бәйгегә 3-4 яшьлек шигъри җанлы нәни дусларыбыз җыелды.

Балаларның чыгышларын мәртәбәле жюри әгъзалары - Арча районы мәгариф идарәсенең милли мәсъәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина һәм ветеран тәрбияче Фәния Солтанова  бәяләде.

Бер баланың да чыгышы игътибарсыз калмады. Катнашучыларга  район мәгариф идарәсенең дипломнары тапшырылды. Әлеге балалар Габдулла Тукайның лаеклы дәвамчылары булырлар дип ышанасы килә.
1659

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ