Рекламный баннер 728x90px center-top

Арча педагогика көллиятендә митинг узды

13:05 24.04.2026 16+
Арча педагогика көллиятендә митинг узды

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә халкыбызның бөек шагыйре тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы митинг оештырылды.

Чараны көллият директоры Гөлнара Гарипова ачып җибәрде, студентлар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм үзләре иҗат иткән әсәрләр белән чыгыш ясадылар. Митинг “Туган тел” җырын бергәләшеп башкару һәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

"Әлеге чара яшь буында шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, милли мирасыбызга хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды" - дип хәбәр итә көллият җитәкчелеге.
2631

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ