Рекламный баннер 728x90px center-top

«Гәүдәнең һәм рухның гармониясе»

14:36 22.04.2026 16+
«Гәүдәнең һәм рухның гармониясе»
Китапханәбездә «Активное долголетие» проекты кысаларында дәвалау йогасы буенча чара уздырылды. Очрашуга шул өлкәдәге белгеч чакырылды, «көмеш яшьтәге» өлкәннәр өчен тере диалог оештырылды. Бу чара ике этаптан: теоретик һәм практик өлештән торды. Очрашуга килгән өлкәннәр җылы атмосферада гади һәм куркынычсыз йога күнегүләре ярдәмендә ничек итеп терәк-хәрәкәт аппаратын ныгытырга, сыгылмалылыкны яхшыртырга, сулышны һәм кәефне нормальләштерергә мөмкин булуы турында белделәр. Яшь үзгәрешләрен профилактикалау, буыннарның хәрәкәтчәнлеген саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклекне үзләштерделәр.

Чарада китапханәче актив яшәеш, озын гомерле булу серләрен ачарга ярдәм итәрдәй китап күргәзмәсе белән таныштырды. Белгеч-инструктор билгеле яшьтәге кешеләр өчен дәресләр төзү принциплары турында сөйләде, база күнегүләрен күрсәтте һәм барлык сорауларга җавап бирде. Чарада һәрбер катнашучы үз организмының мөмкинлекләре турында белде һәм индивидуаль киңәшләр алды.

Гармония тела и духа: йога для серебряного возраста
В нашей библиотеке прошла тёплая встреча в рамках проекта «Активное долголетие». Гости пообщались с экспертом по лечебной йоге, узнали секреты здоровья, долголетия и попробовали простые, но эффективные упражнения.

Библиотекарь представила книги о том, как сохранить бодрость и радость жизни, а инструктор поделилась советами по уходу за суставами и дыхательными практиками. Каждый получил индивидуальные рекомендации и заряд хорошего настроения!

Присоединяйтесь к нашим встречам — заботьтесь о себе с удовольствием!

#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
#УниверситетТретийВозраст #АктивноеДолголетие
1148

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ