Рекламный баннер 728x90px center-top
️Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә
16:21
22.04.2026 16+
️Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә.
Бу мөһим дата җәмгыятькә имин хезмәт шартларын тәэмин итү һәм хезмәткәрләрнең хокукларын яклау кирәклеген искәртә. Бу бәйрәм травматизмны, һөнәри авыруларны булдырмауга һәм бөтен дөнья буенча эш урыннарының сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Шул уңайдан, 22 апрель көнне «Арча» спорт мәктәбендә волейбол турниры оештырылды.
Анда теләге булган һәр хезмәткәр катнашты һәм алар 4 командага бүленеп уйнадылар. Бу турнир мәктәпнең иң яхшы тренерларын һәм хезмәткәрләрен җыйды. Алар иң яхшылар исеме өчен көрәштә үзләренең осталыкларын һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр.
Бүген без кызыклы, киеренке матчлар, мавыктыргыч көрәш, тупны техник яктан үзләштерү, яшен тизлеге белән тапшырулар һәм төгәл сугулар шаһитлары булдык.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә булды:
“Алга” командасы
“Зенит” командасы
“Арча” командасы
“Ракета” командасы
Уенчыларга медаль, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ахырдан барлык хезмәткәрләр дә табын артына җыелды.
Шундый күңелле чара өчен оештыручыларга, мәктәп администрациясенә, шулай ук иганәчебез "Эталон Групп" оешмасы директоры Гильфанов Булат Фаритовичка бәйрәмебезне үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерәбез.
#волейбол
#спортшколаАрча
#охранатруда

Оставить сообщение: