Рекламный баннер 728x90px center-top

Арча ягы - данлы төбәк рубрикасыннан

12:06 20.04.2026 16+
Арча ягы - данлы төбәк рубрикасыннан.
Бүген якташыбыз, талантлы  шагыйрә, бик күп җырлар авторы, Татарстан  Республикасының Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне.
️Ул 1962 елның 20 апрелендә Курса Почмак авылында дөньяга килә. Курса Почмак сигезъеллык мәктәбен, Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981-1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә белем ала.
Сания Әхмәтҗанова хезмәт юлын 1981 елда Казандагы  84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрә. 1991-1994 елларда балалар бакчасында тәрбияче, 1994 – 2000 елларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
2000 елдан мөгаллимлек эшеннән журналистика хезмәтенә күчә, “Мәгариф”  журналында бүлек мөхәррире, озак еллар җаваплы сәркатип вазифасын башкара.    
Сания Әхмәтҗанованың шигырьләре тупланган “Оч иреккә, җырым”, “Пар алма”, “Гәрәбә”, “Язмышлар такыясы” китаплары һәм  “Алмагач бураны” исемле аудио җыентыгы дөнья күрде. Аның җырлары “Иң яхшы җыр тексты”, берничә тапкыр “Татар җыры” ел конкурсларында диплом һәм премиягә лаек булды.
Яңа иҗат иткән шигьри тупланмалары көндәлек матбугатта даими басылып тора. Якташыбызның  “Арча капкасы”, “Арча поезды”, “Арча сулары” шигырьләр циклы тарихи үткәннәргә һәм күренекле шәхесләребезгә дан җырлап тора. 
Сания Әхмәтҗанова татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә – «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.
Туган көнегез белән Сезне, хөрмәтле Сания ханым!
Бәрәкәтле, тигез, озын гомер һәм иҗат уңышлары телибез Сезгә, исән-имин булыгыз!
#АрскКультура #КазанАртыМузее
#ОтделЛитературыИискусства
1312

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ