Рекламный баннер 728x90px center-top
"ШӘРЕКЪ КЛУБЫ" КЫСАЛАРЫНДА ОЧРАШУ УЗДЫ
11:27
17.04.2026 16+
"ШӘРЕКЪ КЛУБЫ" КЫСАЛАРЫНДА ОЧРАШУ УЗДЫ
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан районыбызда матур чаралар уза. Бүген Арча район Мәдәният йортында "Шәрекъ клубы" стилендә өлкәннәр белән матур очрашу узды. Өлкәннәр өчен Тукай — ул балачактан ук җанга сеңгән Туган тел һәм милли рух.
Чарага килгән һәр кунак, Тукай исеме белән бәйле хәтирәләр, истәлекләр белән бүлеште, шагыйрьнең матур шигырьләрен башкарды. Чара барышында шулай ук аның шигырьләренә язылган җырларны бергәләп башкардык. Өлкәннәребез өчен оештырылган яңа форматтагы чара һәркемнең күңелендә матур хис-кичерешләр уятты.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: