Рекламный баннер 728x90px center-top
КЕРӘШЕНЧӘ МАРАФОНДА БЕЗНЕКЕЛӘР
11:34
17.04.2026 16+
КЕРӘШЕНЧӘ МАРАФОНДА БЕЗНЕКЕЛӘР
Казан шәһәренең Җырчы Җәкәү йортында "Мин - керәшен хатын-кызы" дип исемләнгән
IV марафонның йомгаклау чарасы узды.
11-25 мартта ВКонтакте социаль челтәрендә оештырылган IV керәшен марафонына республика буенча барлыгы 40 кеше – укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка актив укучылар кушылган.
Очрашуда онлайн-марафонга йомгак ясадылар. Чарада катнашучылар хатын-кызның халык мәдәни кодын саклаудагы роле турында сөйләштеләр, танылган керәшен хатын-кызларының чыгышларын, иҗади номерларын тыңладылар, фикер алыштылар.
Иң куанычлысы: әлеге марафонда ел саен актив катнашучы Сәрдәбаш авыл клуб мөдире, "Туым җондызы" керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Римма Сәмигуллина Дипломга лаек булды. Ихластан котлыйбыз!
Керәшен халкының этник мәдәнияте үрнәкләрен үстерү, таныту һәм киләчәк буыннарга тапшыруда Римма Ильиничнага уңышлар телибез.
#АрскКультура #АрскийРДК
Алина Кондратьева фотолары.

Оставить сообщение: