Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген “Арча” спорткомплексында Арча муниципаль районы башлыгы призына 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрэк егетләр арасында көрәш ярышлары уза

12:16 17.04.2026 16+
Бүген “Арча” спорткомплексында Арча муниципаль районы башлыгы призына 2010 нчы елгы һәм аннан яшьрэк егетләр арасында көрәш ярышлары уза.

Бүгенге ярышыбыз бераз үзенчәлекле: без берьюлы берничә легендар көрәшче җыелган ярышның шаһитлары булдык. Яшь көрәшчеләр үзләренең кумирлары белән истәлеккә фотога төштеләр, алардан автограф алдылар.

Ачылу тантанасы Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллинның коръән аятләре белән башланды.

Ярышыбызда катнашучы мөхтәрәм кунакларыбыз:
Арча районы җитәкчесе Алмаз Гаптрәүф улы Хисаметдинов;
Татарстан Республикасы көрәше федерациясе җитәкчесе, Россия сәясәт эшлеклесе, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин
Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Шәрифҗан улы Таһиров;
Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы.
“Арча” спорт мәктәбе директоры Саляхов Марат Радик улы
райондашыбыз, Россиянең спорт остасы, 2 тапкыр Россия, 4 тапкыр Муса Җәлил турниры, 2 тапкыр авыл хуҗалыгы призына узган турнир чемпионнары Идиатов Илшат Айрат улы;
көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы, 2 тапкыр дөнья һәм Россия чемпионы, 1 тапкыр дөнья Кубогы иясе, 3 тапкыр Татарстан чемпионы, 11 тапкыр Яшел Үзән батыры Зайнуллин Фирдүс Хафиз улы;
халыкара класслы спорт остасы, билбау көрәше буенча 3 тапкыр дөнья чемпионы, 8 тапкыр Россия, 9 тапкыр Татарстан чемпионы, Санкт-Петербургта, Парижда узган Халыкара ярышлар җиңүчесе, Төркиядә узган бөтендөнья күчмә уеннар җиңүчесе Тухватуллин Ильмир Фәрит улы
Россиянең атказанган спорт остасы, билбаулы көрәш буенча ике тапкыр Дөнья чемпионы, Дөнья кубогы иясе, күп тапкыр Россия һәм Татарстаән чемпионы Файзуллин Фәрхат Фархулла улы.

Ярышларда Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Яшел Үзн, Питрәч районнарыннан, Казан шәһәреннән 158 яшь көрәшче бил алыша.

#корэш
#батырлар
#Арчарайоны
1104

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ