Рекламный баннер 728x90px center-top

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан районыбызда матур чаралар уза

21:04 16.04.2026 16+
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан районыбызда матур чаралар уза. Бүген Арча район Мәдәният йортында "Шәрекъ клубы" стилендә өлкәннәр белән матур очрашу узды. Өлкәннәр өчен Тукай — ул балачактан ук җанга сеңгән Туган тел һәм милли рух.
Чарага килгән һәр кунак, Тукай исеме белән бәйле хәтирәләр, истәлекләр белән бүлеште, шагыйрьнең матур шигырьләрен башкарды. Чара барышында шулай ук аның шигырьләренә язылган җырларны бергәләп башкардык. Өлкәннәребез өчен оештырылган яңа форматтагы чара һәркемнең күңелендә матур хис-кичерешләр һәм тойгылар уятты.
#АрскКультура #АрскийРДК
1249

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ