Рекламный баннер 728x90px center-top

"ӘЛЛҮКИ" ХАЛЫК УЕННАРЫН ТАНЫТА

15:44 15.04.2026 16+
"ӘЛЛҮКИ" ХАЛЫК УЕННАРЫН ТАНЫТА

Милли уеннар – халык иҗаты җимеше. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә халкыбызның төрле чорлардагы шөгыльләре, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба.
Арча район Мәдәният йортының "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Л.Мөхәммәтгалиева) районыбыздагы милли уеннарны барлау максатында эш алып бара. Алар уеннарны барлау һәм уйнау белән генә чикләнеп калмыйлар, әлеге мирасны башка төбәкләрдә дә таныталар.
Коллектив районыбызның Өчиле авылында электән уйналган "Көтүче уены" белән Марий Эл Республикасы Татар мәдәнияте үзәге тарафыннан оештырылган "Чулпан" II төбәкара балалар үзешчән онлайн сәнгать фестивалендә катнашты һәм 1 дәрәҗә Лауреат Дипломына лаек булды.
Ихластан котлыйбыз!
#АрскКультура #АрскийРДК
1217

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ