Рекламный баннер 728x90px center-top
Хәерле иртә, арчалылар!
09:29
09.04.2026 16+
Хәерле иртә, арчалылар!
2026 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан шагыйрьнең тормышына кагылышлы кызыклы мәгълүматлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
Сәгъди абзый йорты
Тарихтан белгәнебезчә, Кырлай авылында яшәгән Сәгъди абый белән хатыны Бибизөһрәнең ир балалары булмый. Шунлыктан Габдулланы уллыкка алырга уйлыйлар. Ул заманнарда ир баласы булмаса крәстиянга имана җире бирелмәгән.
Ходай рәхмәте белән Габдулланы алып кайтып, ике ел да узмый, аларның үз балалары да дөньяга килә.
Ике малай – ике имана җире – бу крәстиян өчен иң зур бәхет инде. Әмма нәни Тукай биредә өч кенә ел яшәп кала…
Сәгъди абзый йортында булганыгыз бармы?
#ГабдуллаТукай140Арча
#ГабдуллаТукай140

Оставить сообщение: