Рекламный баннер 728x90px center-top

Хәерле иртә, арчалылар!

08:45 08.04.2026 16+
Хәерле иртә, арчалылар!

2026 елда Габдулла Тукайга 140 ел тула! Шул уңайдан без сезнең белән бөек шагыйребез турында кызыклы фактлар белән бүлешергә булдык.

Өчиле — Тукайның җан дәвасы һәм илһам бишеге

Шагыйрьнең иҗатында Арча яклары, аеруча Өчиле авылы аерым урын алып тора.

Өчиле Тукайга иҗади көч биргән. Гадәттә авыл җирендә шигырь язмаган Тукай, нәкъ менә Өчиледә соңгы кайтуында 13-14 шигырен иҗат итә. Бу авылның һавасы, табигате һәм чишмәләре шагыйрьнең күңел кылларын тибрәткән.

️ Чишмә дигәннән... Өчиленең Тукай чишмәсен күргәнегез бармы? Бу чишмә шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдәнең кул җылысын хәтерли — ул бирегә суга йөргән. Тукай бу суларны эчеп үсмәсә дә, әнисенең эзләре калган бу изге урын аңа илһам биргән.

Фотода Өчиле авылының "Тукай" чишмәсе

Өчиле авылында булганыгыз бармы? Уй-фикерләрегез белән комментарийларда бүлешегез!

#ГабдуллаТукай140
#ГабдуллаТукай140Арча
2972

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ