Рекламный баннер 728x90px center-top

март көнне “Арча” спорткомплексында  хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол ярышлары узды, анда Арча  районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 6...

21:44 07.03.2026 16+
март көнне “Арча” спорткомплексында  хатын-кызлар җыелма командалары арасында волейбол ярышлары узды, анда Арча  районы мәктәпләреннән һәм балалар бакчаларыннан 6 команда катнашты.

Ярышыбыз язның беренче бәйрәме – 8 Март халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылды.

Ярышның нәтиҗәләре:
Арча командасы
Яңа Кенәр мәктәбе командасы
11 нче балалар бакчасы командасы

Арча районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе  Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы  барлык командаларга да истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырды. Призлы урыннарны алган командалар   медаль, грамота, кубоклар белән дә бүләкләнделәр.
 
Хөрмәтле хатын-кызлар. Сезне ихластан бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде.

#волейбол
#8Март
#турнир
1340

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ