Рекламный баннер 728x90px center-top

Районыбыздаа “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды

21:27 10.02.2026 16+
Районыбыздаа “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестиваленең муниципаль этабы узды.

Ел саен архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан җирле хакимият белән берлектә муниципаль, зона һәм республикакүләм этапларда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивале уза. 

Бәйге Арча сәнгать мәктәбе базасында узды. Фойеда гаиләләр үзләренең  элек-электән яратып эзерләнә торган ризыкларыннан, гаиләнең истәлекле әйберләреннән күргәзмәләр әзерләгәннәр.

Фестивальгә олы яшьтәге әби-бабаларыннан башлап, нәни оныкларына кадәр килгәннәр.
Бәйгенең икенче өлешендә фестивальдәгеләр тамаша залына үттеләр. Һәрбер гаилә командасы үзенең нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте.

Гаиләләргә диплом һәм акчалата сертификат тапшырылды.

#АрскКультура #АрскОбразование
1533

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ