Рекламный баннер 728x90px center-top

РАЙОН СӘХНӘСЕНДӘ ПРЕМЬЕРА

09:19 27.01.2026 16+
РАЙОН СӘХНӘСЕНДӘ ПРЕМЬЕРА
2026 ел Татарстанда "Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы" дип игълан ителде. Районыбызда әлеге елны Арча район Мәдәният йортының "Әллүки" балалар театр студиясе (җит: Ләйлә Мөхәммәтгалиева) ачып җибәрде. Алар Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнеп "Иптәш командир" спектаклен күрсәттеләр.
Батырлык, хезмәт кебек төшенчәләргә кечкенәдән нигез салына. Әлеге елны нәкь менә яшь буын, балаларыбызның ачуы аеруча да әһәмиятле. Яшь буынның үз илебез тарихын өйрәнүләре, Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнүләре һәм төрле вакытта Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген саклавы бик мөһим.
Батырларның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын һәм хезмәтләрен өлге итеп алу, кыйммәтле тәҗрибәләренә таянып атлау — изге бурычыбыз.
"Әллүки" балалар театр студиясенең яшь артистларына зур уңышлар, яңа үрләр юлдаш булсын!
Илләребездә тынычлык урнашсын, Ватан сагында булган ир-егетләребезгә тизрәк әйләнеп кайтырга язсын!
#АрскКультура #АрскийРДК
1662

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ