Рекламный баннер 728x90px center-top

Бүген Арчабызда.

19:30 23.12.2023 16+
Бүген Арчабызда, традицион ярминкә мәйданында яңа ел ярминкәсе узды.

Сату барышы белән районыбыз башлыгы Илшат Нуриев һәм башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов танышты. Кунаклар сату рәтләре буенча узып эшмәкәрләр белән аралашты.



Бүгенге ярминкәгә барлык авыл хуҗалыгы продукциясен мулдан алып килделәр. Ашлык, печән, салам, сөт, каймак-эремчекләр, бал, эре мал ите, каз, күркә кебек кош түшкәләре, казылык, шашлык, балыкларның иң яхшысын сайлап алырга зур мөмкинлек бар иде.

Ярминкәгә килгән һәр кеше бушка коймак белән чәйдән, бәйрәм пловыннан авыз итә алды, мәдәният хезмәткәрләре матур концерт куйды, кыш бабайлар киләчәк яңа еллар белән котлады.

4606

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ