Рекламный баннер 728x90px center-top

Арча муниципаль районы башлыгы белән очрашу

15:21 06.10.2025 16+
Арча муниципаль районы башлыгы белән очрашу.

6 нчы октябрь көнне Арча муниципаль районы башлыгы Хисаметдинов Алмаз Гаптрәүп улы Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шаймиев Кубогына үткәрелгән көрәш ярышларының җиңүчеләрен, призерларын һәм аларның тренерларын тәбрикләде.

Белгәнебезчә, Актаныштан
Арча районы командасы 3 нче урын алып кайтты.

Алмаз Гаптрәүп улы көрәшчеләргә һәм тренерларга үзенең котлауларын, теләкләрен ирештерде, киңәшләрен бирде.

Көрәшчеләр район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
2900

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ