Рекламный баннер 728x90px center-top

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ ОМТЫЛЫЙК!

19:20 08.12.2023 16+
f09f9297.pngЯХШЫЛЫК ЭШЛӘРГӘ ОМТЫЛЫЙК!

Без Инвалидлар декадасы ункөнлеге кысаларында, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортка күңел ачу программасы белән барып кайттык.

e29ca8.pngМаксатыбыз – язмыш сынаулары белән очрашкан, тормыштан ямь табып яшәргә омтылган, сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, дөнья матурлыгын күрә белгән затларга бәйрәм бүләк итү иде.

Бергәләп караокега җырлау, совет чоры фильмнарын фразалар, җырлар аша тану, осталык дәресендә матур кар бөртекләре ясау, Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләре интернат-йортта тәрбияләнүчеләр күңеленә бик хуш килде. Алар балаларча сөенделәр, рәхмәтләрен белдерделәр.

Бик тиздән җир өстенә Яңа ел аяк басар. Яңа 2024 ел барыбызга иминлек, тазалык алып килсен, ярдәмгә мохтаҗ затлар җир йөзендә азрак, яхшылык эшләргә омтылучы затлар күбрәк булса идеf09f998f.pngf09f998f.pngf09f998f.png

https://vk.com/album-123447986_301616599

Гаусо-Арский-Дом-Интернат-Для-Пр Арский-Дипи



4410

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ