Рекламный баннер 728x90px center-top

"Татарстанда җәй" проекты җәй көннәрен кызыклы һәм файдалы уздыру мөмкинлеген бирә

21:19 24.07.2025 16+
"Татарстанда җәй" проекты җәй көннәрен кызыклы һәм файдалы уздыру мөмкинлеген бирә. Районыбызда төрле юнәлешләрдә – спорт, мәдәни-күңел ачу чаралары, балалар өчен бәйрәмнәр оештырыла.
Һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә 19.00-21.00 сәгать аралыгында "Казан Су" паркында "Арча кичләре" җәйге күңел ачу чарасы үткәрелә. Бүген концерт программасы белән районыбызның Шушмабаш һәм Апаз авыл җирлеге иҗат коллективлары, үзешчәннәре чыгыш ясады. Алар җыр-моңга һәвәслекләрен генә түгел, үз җирлекләренең тарихын, үзенчәлеген күрсәттеләр, район халкы өчен милли уеннар уйнаттылар.
#АрскКультура #ЛетоВТатарстане #АйдаГулять #ЛетовАрске
#ТатарстандаҖәй #АрскийРДК #Арчакичләре
2561

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Деньги Татарстана
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ