Рекламный баннер 990x90px bantop
Китапханәбезнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Абдуллина Д
17:55 06.05.2026 16+
Китапханәбезнең өлкәннәргә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре, китапханә каршында эшләп килүче “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Абдуллина Д.В. Арча 9 нчы номерлы балалар бакчасында Россиядә Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара бию көне уңаеннан уздырылган чарада катнашты. Музыкаль кичәдә бакча коллективы төрле милләт халыкларының биюләрен өйрәнеп, бик матур чыгышлар ясадылар, милли гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирделәр. Китапханәче чарага төрле милләт вәкилләренең традицияләре, йолалары, биюләре турындагы китаплар күргәзмәсе әзерләп килгән иде. Кичә ахырында ул алар белән таныштырды.
Балалар бакчасында үсеп килүче яшь буында төрле милләт халыкларына карата хөрмәт – толерантлык тәрбияләнсә, ә китапханә китаплар дөньясы, китап укучылар аша шушы максатны тормышка ашыра. Районыбызда яшәгән күпмилләтле халыкларның милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткәндә генә дуслык, тынычлык булыр. Ә болар барысы да кулга-кул тотынып эшләгәндә генә тормышка ашырыла.
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
[club216898849|МБДОУ «Арский детский сад 9»]

Оставить сообщение: