Рекламный баннер 990x90px bantop
Арча сәхнәсендә — «Чип-чи чибәр»!
07:19 06.05.2026 16+
Арча сәхнәсендә — «Чип-чи чибәр»!
Арча педагогик көллиятенең "Яшьлек" театр студиясе тамашачыларга искиткеч бүләк ясады. Студентлар татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның 1909 елда язылган "Бүләк өчен" пьесасына нигезләнгән "Чип-чи чибәр" музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр.
Флера Шакирова җитәкчелегендәге студия укучылары сәхнәдә 20 нче йөз башындагы атмосфераны шулкадәр төгәл һәм җанлы итеп бирә алдылар — тамашачылар үзләрен тарих битләренә кайткандай хис итте.
Гаиләдәге ялган, ачкүзлек һәм кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуын фаш иткән бу сатирик комедиядә студентлар үзләренең югары актерлык осталыкларын күрсәттеләр. Һәр роль уйланылган, һәр хәрәкәт җентекләп эшләнгән иде.
Студентларыбыз белән горурланабыз! Театр сәнгатен яратучы яшьләребезгә яңа иҗади үрләр телибез!

Оставить сообщение: