Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген  Арчаның 5 нче гимназиясе базасында “Тукай- шигъри чишмәбез” исемле шигырь укучылар бәйгесе булып узды

19:23 22.04.2026 16+
Бүген  Арчаның 5 нче гимназиясе базасында “Тукай- шигъри чишмәбез” исемле шигырь укучылар бәйгесе булып узды. Әлеге конкурс мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылды.  

Бәйге өч төркем укучылар һәм укытучылар арасында үткәрелде. Укучылар арасында урыннарны билгеләү һич тә җиңел булмады. Һәр укучы, һәр укытучы зур җаваплылык, әзерлек белән килгән иде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, барлык катнашучыларга да мәгариф идарәсенең дипломы һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.

Чараның йомгаклау өлешен,  барлык  катнашучылар бергә басып,  сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның  “Туган тел”  җыры белән  тәмамладылар.
1691

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ