Рекламный баннер 990x90px bantop
19 декабрь көнне Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда “Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәле методлары
13:44 15.05.2025 16+
19 декабрь көнне Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейда “Туган (татар) телен һәм әдәбиятын укытуның нәтиҗәле методлары.
Мәгарифне үзгәртүнең актуаль юнәлешләре: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” исеме астында республикакүләм семинар узды. Семинарга Әтнә, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Теләче, Саба, Биектау районнарыннан укытучылар катнашты. Залларда “Халкыбызның күңел бизәкләре”, “Театр яктылыкка, нурга илтә”, “Шәҗәрә – нәсел дәвамчылыгы” һәм башка күргәзмәләр куелды. “Арча ягы – Тукай ягы” исемле музыкаль чарада милли рух сирпелеп торды. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр, дәртле биюләр башкардылар.
Ачык дәресләр һәм осталык дәресләре югары дәрәҗәдә үтте. Семинар ахырында укытучылар арасында кинәшләшү үткәрелде, һәркем үз фикере белән уртаклашты. Ачык дәресләр, осталык дәресләре үткәрүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелде. Киләчәктә дә аралашып, тәҗрибә уртаклашып, телебез сагында торучылар булып калыйк.

Оставить сообщение: