Рекламный баннер 990x90px bantop

Шушмабаш урта урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләүче туган (татар ) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Мәгарифне үстерү

13:50 15.05.2025 16+
Шушмабаш урта урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Россия Федерациясе төбәкләрендә эшләүче туган (татар ) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Мәгарифне үстерү институты белән берлектә семинар узды.

Семинарда Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доцентлары катнашты. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тере картиналар галереясе, фольклор, бию коллективлары чыгышы, “Татар егете-2025” җиңүчесе Хәлиуллин Исламның сәнгатьле сөйләме, мастер класслар, мәктәп буенча мәгълүмати экскурсия , зәвыклы экспозицияләр берәүне дә битараф калдырмады.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңартылган “Туган якны өйрәнү” музее исә һәркемдә җылы тәэсирләр, эчкерсез соклану һәм тирән рәхмәт хисләре уятты. Кунаклар оештыручыларга кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген , актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп уздылар.

Семинарда катнашучыларның барысы да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен “яңа сулыш” алдылар. Кунаклар оештыручыларга кызыклы һәм эчтәлекле чара үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, семинарга югары бәя бирделәр, аның нәтиҗәлелеген, актуальлеген һәм гамәли юнәлешлелеген билгеләп үттеләр. Семинарда катнашучыларның барысы да яңа белем һәм күнекмәләр генә түгел, ә алга таба эшләү өчен «яңа сулыш» алдылар.
880

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ