Рекламный баннер 990x90px bantop

Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан районыбызда шагыйрьнең иҗатына багышланган күпсанлы чаралар уза

21:01 25.04.2025 16+
Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан районыбызда шагыйрьнең иҗатына багышланган күпсанлы чаралар уза.
Бүген Яңа Кырлай авылында күренекле сәнгать әһелләре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә язучылар катнашында Шигърият бәйрәме үткәрелде. Тантаналы чара Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы каршындагы мәйданчыкта узды.
Бәйрәм кунакларның чыгышы, Ш.Х. Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы студентлары, Арча район Мәдәният йорты иҗат төркеме әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды.
Соңыннан шагыйрьнең музей комплексында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бәйрәм аягүрә басып "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.
Шигърият бәйрәменнән соң язучылар Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычта булдылар. Алар Кушлавыч музеен карадылар, укучылар белән аралаштылар һәм Тукайның туган йорты нигезендә куелган бюстка чәчәкләр салдылар. Шулай ук, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгалимовның каберен зиярәт кылдылар, аның рухына дога укыдылар.
“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган бөек Тукаебыз. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Без-Тукайлы халык!
Тулырак фоторепортаж: https://disk.yandex.com.am/d/aFWyaIzW5RUbDw
#АрскКультура #АрскийРДК
1147

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ