Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген, 25 апрель 12

15:37 25.04.2025 16+
Бүген, 25 апрель 12.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясе оештырган "Җиңү диктанты" халыкара тарихи акциясе башланды. Акциягә Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә кушылдылар, алар 45 минут эчендә Бөек Ватан сугышына багышланган сорауларга җавап бирделәр.
"Җиңү диктанты" - Бөек Ватаны сугышы турындагы белемнәребезне тикшерү генә түгел. Аның эчендә тирән мәгънә ята. Сугыш елларында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларын хәтердә яңарту, шушы дәһшәтле чорны кичкән кешеләрне, яу кырында һәлак булган батырларны искә алу һәм хөрмәт дигән сүз ул!
"Җиңү диктанты" халыкара акциясе "Бердәм Россия" тарафыннан 2019 елдан бирле үткәрелә.
#АрскКультура #АрскийРДК
712

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ