Рекламный баннер 990x90px bantop

16 нчы апрель көнне "Арча" спорт комплексында районның шәрәфле гражданы, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх

08:36 17.04.2025 16+
16 нчы апрель көнне "Арча" спорт комплексында районның шәрәфле гражданы, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Россия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фатыйх Сибагатуллин истәлегенә республикакүләм көрәш ярышлары үткәрелде.

Ярышларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Хисаметдинов ачып җибәрде.

Быел ярышларда Татарстанның 11 районыннан, шулай ук Мари Иленнән, Казаннан барлыгы 162 көрәшче катнашты.

Ярышларны ачу тантанасында татарча көрәшне үстерүгә керткән өлешләре өчен Арча спорт мәктәбенең яшүсмерләр спорт тренеры Фәнис Зарипов, зурлар көрәш тренеры Илшат Идиатов, көрәш тренеры Рамил Хәкимҗанов, Арча спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Абдуллина һәм спорт мәктәбенең инструктор методисты Фагыйлә Борһанова Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
545

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ