Рекламный баннер 990x90px bantop

Татарстан Республикасының "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль

16:13 18.04.2025 16+
Татарстан Республикасының "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" һәм "Ямәширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" тарафыннан оештырылган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче Республикакүләм "Иң милли тәрбияче-2025" бәйгесе узды.

Әлеге бәйгедә районыбыз балалар бакчаларында эшләүче бик күп тәрбиячеләр катнашты.
Әлеге бәйгенең һәр номинация буенча 1 нче урын яулаган тәрбиячеләрне котлау һәм алар арасыннан Гран- При иясен билгеләү өчен бүген, 18 нче апрель көнне, Биектау районының Ямәширмә авылы "Йолдыз" балалар бакчасында тантаналы чара узды.

1 нче урын яулаган милли җанлы тәрбиячеләрне котлыйбыз!

"Иң милли бәйрәм" номинациямендә:
"Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү төрендәге 6 нчы номерлы "Сандугач" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Шәвәлиева Гөлнара Мөбәрәкҗан кызы
Арча шәһәренең 10 нчы номерлы "Чишмәкәй" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәр кызы

"Иң яхшы милли колоритлы дидактик уен" номинациясеедә:
"Бала үсеш үзәге- 4 нче балалар бакчасы"ның физик тәрбия инструкторы Фәйзрахманова Гөлназ Вазил кызы

"Татар телендә белем бирүче иң яхшы шөгыль" номинациясе:
тәрбияче Нәҗмиева Гөлназ Илнур кызы

"Милли хәзинәләр" проект эшләре номинациясендә:
Гафурова Рафия Ансар кызы.
218

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ