Рекламный баннер 990x90px bantop
Районыбызның Курса Почмак, Кәче мәктәпләре финалга чыкты
17:02 15.04.2025 16+
Районыбызның Курса Почмак, Кәче мәктәпләре финалга чыкты.
Республика буенча 20 мәктәп арасыннан 2 се безнеке. "Мин татарча сөйләшәм» акциясе — һәр ел Татарстанда һәм татар дөньясында уза торган акция. Гадәттә, төп чаралар апрель аенда уза. Акция оештыручылары — Үзебез яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы.
Акциягә Татарстан Министрлар кабинеты, Казан мэриясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы теләктәшлек белдерә.
Акциянең төп максаты — шәһәр мохитендә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтү, шәһәрдә яңа татар мәдәниятын формалаштыру эшендә ярдәм итү. Акция татар телнең кулланылышын популярлаштыруга юнәлгән иң үзенчәлекле һәм халыкта зур кызыксыну уяткан чараларның берсе. Әлегә ул бердәнбер гражданлык инициативасы күрсәткече булып тора.
️Районыбызның 2 мәктәбе финалга чыгып республикакүләм "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең "Казан квест" уенында актив катнаштылар.
Нәтиҗәләр 26 апрель көнне билгеле булачак.

Оставить сообщение: