Рекламный баннер 990x90px bantop

16 нчы апрельдә «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В

16:06 16.04.2025 16+
16 нчы апрельдә «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган В.Ф.Ежков исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе»ндә “ Уку грамоталылыгын формалаштыруда текстларның һәм биремнәрнең роле” дигән темага туган тел һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булып узды.
Семинар кысаларында 5 нче А сыйныфында “ Суы тәмле, җире ямьле” дигән темага интегральләштерелгән туган тел һәм география дәресе күрсәтелде. Әлеге дәрестә Казансу елгасы турында мәгълүмат бирелде, текст өстендә эшләнде, географик карталарда Касансу ярында урнашкан авыл һәм шәһәрләр табылды, елга буенда үз-үзеңне тоту буенча куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде.
Шулай ук, семинарда яңа инновацион технологияләр кулланып китап укуга кызыксындыру уяту макстыннан, “ Китап галим-телсез мөгаллим” дигән темага мастер класс булып үтте.
Бөек Ватан сугышы темасына “Сугыш урлаган балачак” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Укучылар сугыш чоры балалары турында шигырьләр сөйләделәр,балачаклары сугыш чорына туры килгән әби-бабаларының истәлекләре белән таныштылар һәм Радик Фаизовның “Ике әни” әсәренннән сәхнәләштерелгән өзек тәкъдим иттеләр.
Семинарда катнашучылар, буктрейлер төзү серләренә төшенделәр, үзләре дә китапнамә төзү эшендә катнаштылар.Семинарга мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы нәтиҗә ясады. Семинар бик эшлекле үтте.
16 апреля в МБОУ “Арская СОШ №1 им.В.Ф.Ежкова” прошел районный семинар учителей родного языка и литературы. Тема семинара “ Роль текста в формировании читательской грамотности”.
В ходе семинара учителя побывали на интегрированном уроке татарского языка и географии “ Суы тәмле, җире ямьле”, был проведен мастер класс в создании буктрейлера, а также литературный вечер на тему “ Дети войны”.
980

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ