Рекламный баннер 990x90px bantop
Иске Кырлай авыл җирлегендә "Авылым гүзәллеге" ("Великолепие села") проектының Арча муниципаль районы буенча җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узды
08:20 15.04.2025 16+
Иске Кырлай авыл җирлегендә "Авылым гүзәллеге" ("Великолепие села") проектының Арча муниципаль районы буенча җиңүчеләрен һәм финалистларын бүләкләү тантанасы узды."Татнетны үстерү фонды" оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә агымдагы елның март аенда, интернет челтәрендә "Авылым гүзәллеге" марафоны үткәрелде. Проектның максаты-татар авыллары халкы арасында милли мирасны һәм халык иҗатын популярлаштыру. Әлеге марафонда үзләренең туган җирләренең мәдәни мирасын саклау һәм аларны таныту белән кызыксынучылар катнашты. Кичәнең кунаклары - "Татнетны үстерү фонды" оешмасының башкарма директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы, шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова, "Сөембикә" журналы хезмәткәре, "Әниләр марафоны"нының оештыручысы Динара Әхмәт булдылар. Авыл тарихларын саклауга хезмәте кергән һәркем мактауга лаек -җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
Конкурслар һәм анда катнашучы якташларыбыз булып торсын, авылларыбыз белән горурланып яшик.
#АрскКультура
Конкурслар һәм анда катнашучы якташларыбыз булып торсын, авылларыбыз белән горурланып яшик.
#АрскКультура
Оставить сообщение: