Рекламный баннер 990x90px bantop
Апрель ае - Тукай ае. Тукай апрельдә туган, апрельда киткән
08:48 15.04.2025 16+
Апрель ае - Тукай ае. Тукай апрельдә туган, апрельда киткән...
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үлгән көне: ул 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.
Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукаев тууына 139 ел була. Якты дөньяда 27 ел гомер кичереп бакыйлыкка күчкән шагыйрь үзеннән соң якты, зур эз калдырган.
- Габдулла Тукай татар, гарәп, фарсы, төрек һәм урыс телләрендә ирекле аралаша һәм яза белгән. Шигърияттән тыш тәрҗемәчелек белән дә шөгыльләнгән.1906-1907 нче елларда «Әл-гаср әл-җәдид» («Яңа гасыр») җурналында Габдулла Тукай Иван Крыловның 65 мәсәлен тәрҗемә итеп бастыра.
- Габдулла Тукай халык җырларын бик тә яраткан һәм аларны җыю буенча да шактый гына эшләр башкарган. Шагыйрь 1910 елда “Шүрәле” тәхәллүсе белән имзаланган “Халык моңнары” дип исемләнгән, үз эченә 28 җырны туплаган китап бастырып чыгара.
- Ул үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Бүгенге көндә галимнәр Тукайның үз мәкаләләрен имзалаганда 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлиллиләр. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Догачы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Биик усал”, “Болгар”, “Имзасыз да Яраретдинов”, “Милләтче”, “Мин язмадым”, “Мылтык”, “Мәҗнүн”, “Мөсафир”, “Салам Торхан”, “Счет төймәсе”, “Сөңге”, “Уральск кешесе”, “Хәйләсез”, “Чапансыз”, “Шәкерт угы”, “Җен” һ.б. имзалар бар.
- Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.
- Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.
- Шагыйрьнең үзе исән чакта 22 исемдә 46 китабы нәшер ителгән. Ә 1917 нче елга кадәр Тукайның 72 китабы 221900 нөсхәдә нәшер ителгән.
- Тукай вафат булган көнне Казанда рәсми булмаган матәм көне игълан ителә. Шәһәрдәге кибетләр, заводлар эшләмәгән. Фабрикаларда кыска эш көне игълан ителгән. Бу көнне мәктәп-мәдрәсәләрдә укулар туктатылган. Ул заман өчен хатын-кызларның зиратка баруы тыелган булуга карамастан, татар хатын-кызлары гимназиясен оештыручы Фатиха Аитова укучы кызларга Тукайны күмәргә барырга рөхсәт бирә.
- Вафатыннан соң Казанда тышлыкларына Тукай сурәте төшерелгән конфетлар, шәм, сабын чыгара башлаганнар. Тукай музеендагы экспонатлар арасында шагыйрь сурәте төшерелгән конфет тышлыгын әле дә күреп була. Әлеге конфетларны Казан сәүдәгәре Вәлиулла Ибраһимовның Шамил йортында урнашкан “Альфа” кондитер фабрикасы чыгарган (1913).
- Шагыйрьнең вафатыннан соң аның йөзеннән гипс битлек төшереп алынган, бүгенге көндә ул Казандагы Г.Тукай Әдәби музеенда саклана. Бу битлекнең язмышы бик үзенчәлекле. Аны 1958 елда Мөлеков атлы бер Алмата кешесе СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы – Тел, әдәбият һәм тарих институтына алып килә. Ул әлеге битлекне 30нчы елларда Оренбургта Гыйльметдин Шәрәфнең бертуганы Борһан Шәрәф биргәнен әйтә. Берникадәр вакыттан соң битлекне Дәүләт музеена тапшыралар, анда ул утыз ел саклана. 1988 елның апрелендә, Тукайның вафаты көнендә, битлекне музейга килүчеләргә күрсәтәләр.
Үз вакытында Дәүләт музееның әдәби экспозицияләр бүлеге хезмәткәрләре – сынчылар Садри Ахун һәм Баки Урманче битлекне өйрәнеп, аның чыннан да шагыйрьнең йөз чалымнарын тулысынча күчерүен белдерә. Баки Урманче гасыр башында мондый битлекләрне гадәттә Казан университетының медицина факультеты студентлары төшергәнлеген хәбәр итә. Шагыйрьнең йөзеннән гипс битлек төшереп алу хәстәрен кем оештырган? Сораулар күп. Шунысы аңлашыла: Тукайның якын дусларыннан берәү аның кадерле чалымнарын киләчәк буыннар өчен саклап калырга теләгән. Бәлки, Фатих Әмирхандыр? 1926 елга кадәр, ягъни Фатих Әмирханның вафатына кадәр, бу битлек аңарда сакланган дигән фаразлар бар.
#АрскКультура

Оставить сообщение: