Рекламный баннер 990x90px bantop

12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла.

07:37 12.04.2025 16+
12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә 1961 елның шул көнендә Җир орбитасына беренче тапкыр кеше булган космик корабль-спутник чыгарыла.
Шушы көн уңаеннан Арча район Мәдәният йортында мәгълүмати сәгать узды. Чарада районыбызның 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 4 Г сыйныфы укучылары катнашты.
Чара барышында укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А. Гагаринның очышы, кеше өчен Космоска юл салган хайваннар тормышы, корабтан беренче булып ачык космоска чыккан очучы–космонавт А. Леонов, беренче хатын-кыз-космонавт Валентина Терешкова турында белделәр. Шулай ук, космоска бәйле сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр, мастер-класста катнаштылар.
#АрскКультура #АрскийРДК
2043

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ