Рекламный баннер 990x90px bantop
7 нче апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә традициягә әйләнгән чараларның берсе – “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен” дип аталган җыр
09:24 08.04.2025 16+
7 нче апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә традициягә әйләнгән чараларның берсе – “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен” дип аталган җыр фестивале узды. Быел ул Бөек Җиңүнең – 80, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең 95 еллыгына багышланды. Сугыш чоры җырлары халкыбызның рухи дөньясын, тыл хезмәт ияләренең җанлы образларын тирәнтен чагылдырган кыйммәтле бер хәзинә ул. Аларда безнең тарихыбыз һәм җуелмас мирасыбыз.
Бүген без халкыбызның юанычы да, таянычы да булган әнә шул мирасны беләбез, таныйбыз һәм сәхнәдә башкарабыз икән, аларның гомере тагын да озынрак булачак. Әлеге чара да шуның ачык мисалы.
Бүген без халкыбызның юанычы да, таянычы да булган әнә шул мирасны беләбез, таныйбыз һәм сәхнәдә башкарабыз икән, аларның гомере тагын да озынрак булачак. Әлеге чара да шуның ачык мисалы.
Оставить сообщение: