Рекламный баннер 990x90px bantop

2⃣2⃣ март - Бөтендөнья сулыкларны саклау көне. СУ ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ

09:24 22.03.2025 16+
2⃣2⃣ март - Бөтендөнья сулыкларны саклау көне. СУ ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ
Шул уңайдан Район балалар китапханәсендә экологик тәрбия сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларны сулыкларның әһәмияте белән таныштыру; сакчыл караш тәрбияләү һәм елга, чишмәләрне карау, төзекләндерү кирәкле эш икәнлегенә төшендерү.
Арча 5 нче номерлы гимназиясенең 3 "В" сыныф укучылары өчен суның табигатькә әһәмиятле яшәү чыганагы булуы, суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды.
Алар “Су нәрсәгә кирәк?”, “Сулыкларны саклау өчен сез нәрсәләр эшлисез?” кебек сорауларга җавап бирделәр. Су турындагы табышмакларга җавап эзләделәр, пазллар җыйдылар, балыкларның исемнәрен әйттеләр, төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.
Арча районы территориясендә булган елгалар, чишмәләр турында балалар кызыксынып тыңладылар. Чишмәләрне карап, чистартып тору, алар тирәсенә агачлар утырту борынгы бабаларыбыздан калган йола икәне дә балаларга җиткерелде.
Чара ахырында, балалар Су кызы белән аралаштылар, аның белән берлектә “Балыклар суда йөзә” исемле уен уйнадылар. Бу чарада укучылар үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат һәм киңәшләр алдылар.
#АрскКультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
584

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ