Рекламный баннер 990x90px bantop

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар

16:59 19.03.2025 16+
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар
бәйгесенең зона этабы узды

“Татарстан Республикасында 2023-2030 нчы елларга дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” буенча Дәүләт программасын үтәү өчен, татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту максатыннан, 2024-2025 нче уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән бергәләп татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздырды.

Арча, Балтач, Әтнә, Кукмара, Саба, Теләче, Биектау, Тәтеш районнарыннан 83 укучы катнашты әлеге бәйгедә.
Укучыларның иҗади чыгышларын мәртәбәле жюри тыңлап бәяләде.
Алар:
-Ләйлә Ихсановна Минһаҗева - филология фәннәре докторы, Казан Федераль университеты татар әдәбияты кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;
-Марат Хәлилович Закиров - язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;
-Рәдиф Нәҗипович Сәгъдиев -драматург, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы;
-Зөлфия Тәлгатовна Закирҗанова - Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының милли мәсьәләләр буенча әйдәп баручы белгече.
Арча районыннан бәйгедә 22 укучы көч сынашты һәм 1 нче тур җиңүчесе сертификаты белән бүләкләнде. Бәйгенең йомгаклау этабы һәм анда катнашучылар соңрак игълан ителәчәк.
397

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ