Рекламный баннер 990x90px bantop

15 нче март көнне "Казанка" хуҗалыгы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улы көрәш сөюче егетләрне Түбән Мәтәскәнең яңартып төзелгән клуб бинасына көрәш ярышларына җыйды.

21:22 15.03.2025 16+
15 нче март көнне "Казанка" хуҗалыгы җитәкчесе Сабиров Айдар Фәрит улы көрәш сөюче егетләрне Түбән Мәтәскәнең яңартып төзелгән клуб бинасына көрәш ярышларына җыйды.

Ярышыбызның ачылышында:
- Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Гаптелфәрт улы;
- Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе башкарма директоры Таһиров Марсель Шәрифҗан улы;
- Арча муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хабиров Айрат Фиркат улы;
- “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе, ярышыбызның иганәчесе Сабиров Айдар Фәрит улы;
- Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Мустафин Дилүс Фәрит улы;
- Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улы;
- “Арча” спорт мәктәбе директоры Хидиятуллин Фәнил Фәнис улы;
- Түбән Мәтәскә мәктәбе директоры Гайнетдинов Илдар Борһан улы катнаштылар.

Марсель Шәрифҗанович 3 гаиләгә Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Алар:
- Россия чемпионы, 2 ел рәттән Татарстан республикасы чемпионы Фасхутдинов Фәниснең әнисе Раймә Илсур кызы;
- Россия һәм Татарстан республикасы чемпионы Юсупов Илсафның әнисе Наилә Илнур кызы,
- Татарстан Республикасы чемпионы Шигапов Газинурның әти-әнисеГазыйм Шәйхи улы һәм Алсу Абдрахман кызы.

Ярышның иганәчесе Айдар Фәритович тарафыннан бүген һәркем бушлай кайнар ризык белән сыйланды, ярышның җиңүчеләренә акчалата бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды (кепка, кружка).

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын - Лесхоз мәктәбе
2 урын - Түбән Мәтәскә мәктәбе
3 урын - Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе.
952

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ