Рекламный баннер 990x90px bantop
30 октябрь илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә
18:04 30.10.2023 16+
30 октябрь – илебездә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Бүген Арча шәһәре үзәгендә урнашкан сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында искә алу чарасы узды.
Чарада район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
"Илебез тарихында якты көннәр күп, шуңа да карамастан, караңгы көннәр дә бар. Репрессия чоры бик күп кешеләрнең тормышын бозган, кайгы китергән. Безнең бу вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк. Илебез, республикабыз, районыбыз халкы безнең киләчәгебез, матур тормышыбыз өчен көрәшкән һәм авырлыкларның барысын да җиңеп чыкканнар. Шушы тарихи вакыйгаларны, әби-бабаларыбызның батырлыкларын яшь буынга җиткерергә кирәк.
Бүгенге көндә батыр ир-егетләребез яу кырында безнең тынычлыкны саклыйлар. Аларга тизрәк туган якларына, якыннары янына әйләнеп кайтуларын телибез"- диде район башлыгы.
Арча районы мөхтәсибе урынбасары Надир хәзрәт һәм Лин атакай шул елларда һәлак булган якташларыбыз рухына дога кылдылар.
Репрессия корбаннары бер минут тынлык белән искә алынды, алар истәлегенә һәйкәл каршына чәчәкләр куелды.

Оставить сообщение: