Рекламный баннер 990x90px bantop
Кичә Арча мәдәният йортында «Герой әтисе» күчмә күргәзмәсе ачылган иде
21:13 05.03.2025 16+
Кичә Арча мәдәният йортында «Герой әтисе» күчмә күргәзмәсе ачылган иде. Күргәзмә илебезне яклаган якташ сугышчыларыбызның кыюлыгын, рухи ныклыгын һәм фидакарьлеген, Ватанга тугрылыгын, аның язмышы өчен җаваплылык тоюын, хәрби эш традицияләрен чагылдыра. Бүген ветераннар советы рәисе Рәмзия Шәриповна музей, мәдәният хезмәткәрләрен, өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләрне күргәзмә белән якыннан таныштырды. Арчаның 2 нче номерлы мәктәп укытучысы Нурмихаметова Илмира, Сарай- Чокырча авылыннан Шәрәпов Марсель махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлыгы турында чыгыш ясады.
Батыр йөрәкле якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
"Герой әтисе" исемле күчмә күргәзмә белән якыннан танышырга теләүчеләрне Арча мәдәният йортына чакырабыз. Килегез! Күрегез!
#АрскКультура
Батыр йөрәкле якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз.
"Герой әтисе" исемле күчмә күргәзмә белән якыннан танышырга теләүчеләрне Арча мәдәният йортына чакырабыз. Килегез! Күрегез!
#АрскКультура
Оставить сообщение: