Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген Арча район мәдәният йортында "Герой әтисе" республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Чарага килүчеләрне Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
21:00 04.03.2025 16+
Бүген Арча район мәдәният йортында "Герой әтисе" республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Чарага килүчеләрне Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
"Герой әтисе" күргәзмәсендә безнең районнан ике әтинең батыр уллары белән фотосүрәтләре урнаштырылган. Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдиновның әтисе Габделәхәт Мәсгүт улы һәм майор Әһлиев Алмазның әтисе Хәмит Хәсби улының фотосүрәтләре бар. Егетләр икесе дә Батырлык ордены ияләре.
Чара кысаларында махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен һәлак булган геройлар Айрат Вәлиуллин, Эдуард Ихсановның гаиләләренә Батырлык орденнары тапшырылды. Махсус хәрби операциядә катнашкан герой Фидаиль Габдрахманов та Батырлык орденына лаек булды.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: