Рекламный баннер 990x90px bantop

28 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында 14 нче ел рәттән Фәнил Кәнәфиевич Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

20:16 28.02.2025 16+
28 нче февраль көнне Арча шәһәре стадионында 14 нче ел рәттән Фәнил Кәнәфиевич Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Ярышның иганәчесе – “АрскМеталл” ширкәте.

Елдагыча, Гарафиевлар гаиләсе бу ярышны уздыруга күп көч куйды. Ярышны ачу тантанасында Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы, аның урынбасары Габдулгазизов Инсаф Нурсил улы, Фәнил Кәнәфиевичның улы Фәнис Фәнилевич, кызы Алсу Фәнилевна катнаштылар.

Ярышларда Арча, Балтач, Теләче, Әтнә районы чаңгычылары катнашты һәм алар 9 яшь төркеменә бүленеп узыштылар.
Мәктәп командалары арасында урыннар түбәндәгечә:
1 урын – Иске Кырлай мәктәбе
2 урын – Урта Курса мәктәбе
3 урын – Хәсәншәех мәктәбе

1 урын – Лесхоз мәктәбе
2 урын – АГ №5
3 урын – Курса-Почмак мәктәбе

Җиңүчеләргә медаль, грамота, акчалата бүләк, ә командаларга диплом, Кубок тапшырылды. Барлык катнашучы бушлай, тәмле ризык белән сыйланды.
1032

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ