Рекламный баннер 990x90px bantop

Районкүләм “Тел- күңел көзгесе” шигырь укучылар бәйгесе

07:16 23.02.2025 16+
Районкүләм “Тел- күңел көзгесе” шигырь укучылар бәйгесе.

21 нче февраль көнендә “Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” учреждениесендә “Тел- күңел көзгесе” шигырь укучылар бәйгесе узды. Конкурс укучыларны татар шигъриятенә һәм иҗатка тарту, татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру, 21 февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан уздырылды.

Бәйгедә гомуми белем учреждениеләренең 1–11 нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашты. Җиңүчеләргә 1, 2, 3 нче дәрәҗә, лауреат грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шигырь укучылар бәйгесе бик күңелле,эчтәлекле үтте, барлык катнашучылар күңелендә якты хатирәләр калдырды.
1578

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ