Рекламный баннер 990x90px bantop
2024 елның 15 октябрендә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде.
09:28 21.02.2025 16+
2024 елның 15 октябрендә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде.
2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән.
Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралган.
Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үткән.
2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.
Җиңүчеләр 18 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында конкурсның Гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләнде.
Бәйгенең быелгы җиңүчеләре арасында арча тәрбиячеләре дә бар. Алар 10 балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәр кызы һәм тәрбияче Зәйнакова Гөлфинур Исрафил кызы. Үз номинацияләрендә алар 2 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булдылар.
#джалиловскиечтения
#җәлилукулары

Оставить сообщение: