Рекламный баннер 990x90px bantop
23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә
08:55 22.02.2025 16+
23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора. Аеруча да рух ныклыгы һәм туган илгә карата чиксез мәхәббәт Бөек Ватан сугышының авыр елларында ачык чагылды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны ветераннарга лаеклы алмаш булды.
Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, хәрби бурыч, тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт белән карыйбыз. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә исәнлек-саулык, аларның якыннарына сабырлык телибез.
Ватанны саклаучылар көне Арча балалар сәнгать мәктәбендә зур концерт белән узды. Чарага килгән хәрбиләрне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов котлады.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: