Рекламный баннер 990x90px bantop

18 нче февраль көнне, менә инде 14 нче тапкыр, Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә  традицион чаңгы ярышлары булып узды

08:23 19.02.2025 16+
18 нче февраль көнне, менә инде 14 нче тапкыр, Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә  традицион чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышның иганәчеләре – “Металл” ширкәте, “Кырлай” агрофирмасы.  Ярышларда мәктәп укучылары 4 төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар. Ярышларны ачу тантанасында Фәнил Гарафиевның улы Фәнис Фәнилевич, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвилович, “Арча” спорт мәктәбе директоры Хидиятуллин Фәнил Фәнисович катнашты. Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән  89 укучы булды.
 Ярышның җиңүчеләре:
2015-2016 нчы елгы кызлар арасында:
1 урын – Сабирова Саҗидә (Иске Кырлай)
2 урын – Файзрахманова Зәлинә (Шушмабаш)
3 урын – Байрамова Лиана (АНОШ №3)
2015-2016 нчы елгы малайлар арасында:
1 урын – Залялиев Айзат (Лесхоз)
2 урын – Байрамов Сөләйман (АГ №5)
3 урын – Абдуллин Аяз (Кәче)
2013-2014 нче елгы кызлар арасында:
1 урын – Байрамова Сафия (АГ №5)
2 урын – Мингазова Зәлия (Урта Курса)
3 урын – Трофимова Каролина (Иске Кырлай)
2013-2014 нче елгы егетләр арасында:
1 урын – Хасбиуллин Альмир (АСОШ №2)
2 урын – Газизов Ранил (Иске Кырлай)
3 урын – Шайхутдинов Самат (Ашытбаш)
2011-2012 нче елгы кызлар арасында:
1 урын – Ахметова Зөһрә (Лесхоз)
2 урын – Гатауллина Ризәлә (Урта Курса)
3 урын – Шакирова Милена (Лесхоз)
2011-2012 нче елгы егетләр арасында:
1 урын – Хасбиуллин Аяз (АСОШ №2)
2 урын – Кашшапов Аяз (лицей)
3 урын – Дияров Альмир (АСОШ №2)
2009-2010 нчы елгы кызлар арасында:
1 урын –Нигметзянова Камилә (АГ №5)
2 урын – Гайсина Мәдинә (Иске Кырлай)
3 урын –Абдуллина Тансылу (АСОШ №2)
2009-2010 нчы елгы егетләр арасында:
1 урын –Сайфутдинов Аскар (АСОШ №1)
2 урын – Ибрагимов Солтан (лицей)
3 урын –Давлетбаев Рияз (АГ №5)
    Төп гомуми белем мәктәп командалары арасында 1 нче урында Иске Кырлай мәктәбе, 2 нче урында Урта Курса мәктәбе, 3 нче урында Хәсәншәех мәктәбе командасы.
Урта гомуми белем мәктәпләре арасында 1 нче урында Арчаның 5 нче номерлы гимназиясе, 2 нче урында Шушмабаш мәктәбе, 3 нче урында Курса-Почмак мәктәбе командасы.
      Барлык җиңүчеләр дә медаль, грамота белән, командалар диплом һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тукландылар. Ярышны оештырган Иске Кырлай мәктәбе коллективына, ярышның иганәчеләре: Гарафиев Фәнил Канәфиевичның гаиләсенә, “Кырлай” агрофирмасы җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.
757

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ