Рекламный баннер 990x90px bantop
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара
13:48 14.02.2025 16+
Туган тел – туган җир, Туган ил төшенчәләренең төп мәгънәсен бала аңына җиткерүче иң мөһим чара. Балаларга патриотик тәрбия бирү туган телдән башка мөмкин түгел. Баланың аңы үсү, белеме арту, чынбарлыкны танып-белүе һәм чың кеше булып тәрбияләнүе аның туган телен – ана телен белүенә бәйле.
Бүген 4 нче балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү системасында заманча технологияләр» исемле районкүләм семинар булып узды. Бу бакчада тәрбияләнүче балалар туган телебездә, саф татар телендә шөгыльләр күрсәттеләр. Балалар белән бергә авылга әбигә кунакка кайттык, юлда туган ягыбыз табигатенең матурлыгын күзәттек, йорт хайваннарын өйрәндек. Муса Җәлил иҗатына багышланган "Тыныч булсын күгебез» исемле әдәби -музыкаль куелыш карадык.
Семинарга "Салават күпере" журналы баш мөхәррире урынбасары Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы да кайткан иде. Чара бик эчтәлекле, көн кадагындагы мәсәләләрне яктыртып узды.

Оставить сообщение: