Рекламный баннер 990x90px bantop

12 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Арча районында булды

11:45 14.02.2025 16+
12 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Арча районында булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Мөхтәрәм кунак “Арча“ сәнәгать паркында, Г.Курсави исемендәге лицейда булды.
Район Мәдәният йорты фойесында сәнәгать предприятиеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси эшмәкәрләр җитештергән әйберләрдән бай күргәзмә оештырылган иде. Васил Шәйхразыев аны бик кызыксынып карады, җитештерүчеләр белән сөйләште.

Аннан соң Васил Шәйхразыев белән Илшат Нуриев бер төркем ветераннарга тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырдылар. Беренче булып зур бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногманов алды. Аңа “Арча районының шәрәфле гражданины“ дигән мактаулы исем бирелү турындагы таныклык та тапшырылды.

Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Дания Әсхәтдинова, Яңасала авылыннан Маһиҗәләл Рәхмиева, Ташкич авылыннан Рәисә Шиһабиева, Урта Курсадан Миңнебикә Әхмәдуллина, Югары Мәтәскәдән Сәрия Хәбибуллина юбилей медальләре белән бүләкләнделәр.

В.Шәйхразыев Арча район Советының дүртенче чакырылыш 46нчы утырышында катнашты.
Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев “Арча муниципаль районының 2024 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында“ чыгыш ясады.

2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Районда шушы мөһим вакыйга махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар колонна озатудан башланды. “Шушы гаять кирәкле эшкә өлеше кергән, күңел җылысын салган һәркемгә: олымы ул, кечеме, җитәкчеме яки гади эшчеме, һәркайсыгыз алдында рәхмәт әйтеп баш иям!“ – диде район башлыгы.
521

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ