Рекламный баннер 990x90px bantop
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
16:52 12.02.2025 16+
Рәхмәт сезгә, ветераннар!
2025 нче ел - безнең барыбыз өчен дә бик әһәмиятле ел. Россиядә һәм Татарстанда «Ватанны Саклаучы елы» дип игълан ителде. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылыйбыз. Шул уңайдан, Россия Федарациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән Юбилей медале булдырылды. Истәлекле бүләк Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр, концлагерьларнең балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк.
Бүген районыбыздагы ветераннарыбызга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан булдырылган бүләкләр тапшырылды. Мәртәбәле бүләкләрне Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Милли шурасы рәисе Васил Габделгаяз улы Шәйхразыев тапшырды. Алар ветераннарга ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыклары, көчле ихтыярлары, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтләре, туган җиргә көчле мәхәббәтләре һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тантаналы чара чәй өстәле артында дәвам итте. Бүгенге лаеклы бүләккә ия булган ветераннарны тәбрикләп, матур җырлар җырланды, шигырьләр, изге теләкләр яңгырады.
https://vk.com/album-123447986_307674477
#АрскаяЦентральнаяБиблиотека #АрскаяЦБС #Арск #АрскКультура #АрчаМәдәният #ГОД_ЗАЩИТНИКА_ОТЕЧЕСТВА_2025 #Победа80

Оставить сообщение: