Рекламный баннер 990x90px bantop

Татарстан Республикасының Дәүләт Гербы көне белән

05:34 07.02.2025 16+
Татарстан Республикасының Дәүләт Гербы көне белән! Республиканың Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.
Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Барсның сул янтавындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади, көч кулланудан якланганлыгын аңлата. Таҗ яфраклары җөп санынча булган ак кашкарый чәчәге мәңгелек тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.
Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә ул. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «ун аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.
Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.
Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.
Барснын койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, үзенең дустанә булуын аңлата.
Үсемлектән хасил орнамент һәм лалә чәчәге татарда табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.
Өч алтын боҗра бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен чагылдыра. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын күрсәтә.
Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
Гербның авторлары — Назыйм Ханзафаров (идея, фәнни нигезләмә) һәм рәссам Риф Фәхретдинов (сурәтләү).
#АрскКультура
597

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ