Рекламный баннер 990x90px bantop

1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителә

08:43 02.02.2025 16+
1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләре тар-мар ителә. Әлеге канкойгыч бәрелеш Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры булып тора.
Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 200 көн дәвам итә. Сугышлар 100 мең квадрат километр мәйданда барган, ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.
Фашистлар нефтьле Кавказ, Кубань җирләрен алу һәм сугыш барышын үз файдасына бору өчен илнең көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итәргә планлаштырган була. Алар сан ягыннан безнең армиядән өстен булган. 1942 елның сентябрендә алар Сталинград янына ук килеп җитә. Шәһәрдә тәүлек буе һәр йорт өчен каты сугышлар барган. Солдатларыбызның батырлыгы нәтиҗәсендә 18 ноябрьдә Германия гаскәрләренең алга китүе туктатыла һәм, озак дәвам иткән канкоештан соң, дошманны камауга ала. Боҗрага якынча 300 мең фашист эләккән була. 1943 елның 2 февралендә дошман гаскәрләрләре тар-мар ителә, 91 меңнән артык кеше әсирлеккә алына.
Дошманның бу фронтта гомум югалтулары якынча 1,5 миллион кеше тәшкил итә. Германиядә сугыш елларында беренче тапкыр милли матәм игълан ителә, фельдмаршал Паулюсның җиңелүе Европада да каршылык хәрәкәтен активлаштыруга ярдәм итә.
#АрскКультура
667

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ